Имтихан тапшыр да, кадастр инженеры квалификация аттестаты ал

2014 елның 30 мае, җомга
Имтихан тапшыр да, кадастр инженеры квалификация аттестаты ал!
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсендә 20 майда кадастр инженеры булырга чираттагы имтихан тапшырулар булып узды. Сигез кешелек комиссия алдында 17 претендент имтихан тоттылар. 
Экзамен  on-line режимында узды. Имтихан тапшырылучы бинада веб-камералар урнаштырылган иде. Имтиханны уңышлы тапшыру өчен тест рәвешендәге 80 сорауга җавап бирергә кирәк иде. Җаваплар автоматлаштырылган мәгълүмати система ярдәмендә тикшерелде һәм нәтиҗәләр шул ук көнне билгеле иде.
Бу көнне 6 претендент кына имтиханны уңышлы тапшырды, Татарстан республикасында барлыгы 663 кадастр инженеры эшли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International