Халыкара балаларны яклау көне

2014 елның 1 июне, якшәмбе
Җәйнең тәүге көненә туры килүче Халыкара балаларны яклау көнен 1950 нче елдан бирле бөтендөнья билгеләп үтә. Әлеге көнне билгеләп үтү турындагы карар 1949 елда Халыкара хатын-кызлар демократик федерациясендә кабул ителә. БМО әлеге инициативаны яклап чыга һәм балаларны, аларның хокукларын яклауны үз эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше итеп билгели.
Халыкара балаларны яклау көне ул, беренче чиратта, өлкәннәргә балаларның тормышка, фикер һәм дин ирегенә, белем алуга, ял итүгә, физик һәм психологик яклауга  мохтаҗлыгын яклау хокукларын искәртү. 
БМО 1989 елның 20 ноярендә Балалар хокуклары турында конвенция кабул итте.
Ә Россиядә балаларның хокукларын "Россия Федерациясендә балаларның хокукларына төп гарантияләр турында" Федераль закон яклый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International