Чирмешәндә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан зур бәйрәм булды

2014 елның 1 июне, якшәмбе
Чирмешәндә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан зур бәйрәм булды.
 Яшьләр мәйданчыгына балалар иртән үк агыла башлады. Чирмешәнлеләр генә түгел, авыллардан да килгәннәр. 
Яшьләр мәйданчыгында балалар катнашында җырлы-биюле тамаша булды. Күл янындагы балалар мәйданчыгы сәхнәсендә дә концерт куйдылар, биредә район үзәгендәге балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар үз сәләтләрен күрсәттеләр. 
Балалар өчен конкурслар, уеннар да оештырылды. Нәниләр бу чараларда бик теләп катнаштылар, бүләкләр алдылар. 
-Кичә бездә дә балалар өчен бәйрәм булды,- ди Иске Элмәледән килгән Ксюша Колесникова. -Концерт та карадык, велосипедта узыштылар, волейбол уйнадылар. Монда да миңа бик ошый, яхшы оештырганнар.
-Без районга, бу бәйрәмгә, беренче тапкыр килдек,- дип кушылды әңгәмәгә Ксюшаның әнисе Марина. - Оештыручыларга рәхмәт, балалар белән рәхәтләнеп ял итәбез. 
Сүз уңаеннан, майның соңгы көнендә һәр авылда диярлек балалар өчен бәйрәм чаралары үтте. 
Күл тирәсендә дә балалар өчен төрле аттракционнар оештырганнар. Авыл җирлекләре бизәгән өйчекләрдә сабыйларны тәм-томнар белән сыйладылар. Ризыклардан өлкәннәр дә авыз итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International