Халыкара балаларны яклау көненә ятим, ата-аналары тәрбиясеннән мәхрүм булган, тәрбиягә һәм опекунлыкка алынган балалар да чакырылды

2014 елның 1 июне, якшәмбе
Халыкара балаларны яклау көненә ятим, ата-аналары тәрбиясеннән мәхрүм булган, тәрбиягә һәм опекунлыкка алынган 81 бала да чакырылды.
Алар өчен бик тә кызыклы программа тәкъдим ителде, балалар төрле конкурсларда, уеннарда, үзәк китапханәдә оештырылган "Кызык компания" чарасында катнаштылар, концерт карадылар. Алты балага "Татнефть" компаниясе Әлмәттәге "Юность"  балалар савыктыру лагерына сертификатлар тапшырды. 
Бәйрәм физкультура-савыктыру комплексында тәмамланды. Биредә балалар су коендылар, алар өчен суда кызыклы уеннар оештырылды. Комплекс җитәкчелеге һәр балага бассейнга бушлай абонемент тапшырды. Ә райпо ашханәсе хезмәткәрләре балаларны тәм-томнар белән сыйладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International