Халыкара балаларны яклау көне

2014 елның 2 июне, дүшәмбе
1 июньдә бөтен дөнья балаларны яклау көнен билгеләп үтә. Бу зур, шатлыклы, шул ук вакытта бик җитди бәйрәм дә. Һәр кешенең үз хокуклары бар. Шуларның иң әһәмиятлесе - яшәүгә хокук. Күп илләр, шул исәптән Россия дә Бала хокуклары турында конвекция кабул иттеләр, анда әйтелгәнчә, кечкенә гражданнарның хокуклары сакланырга, алар һәркайда якланырга тиешләр. Балаларның хокукларын яклау турында килешү Конституциядә дә исәпкә алына. 
Чирмешәндә бу көнне оештырылган бәйрәмдә балалар өчен кызыклы бик күп уеннар оештырылды. Балалар капчык киеп тә чаптылар, күңелле балачакка хат та яздылар, дөньяда булмаган хайваннар рәсеме, автопортрет та ясадылар, скакалка белән дә сикерделәр. Иң кызыгы - һәр катнашучы бүләк алды.
Бу көн балалар һәм аларның ата-аналары күңелендә матур хатирә булып озак сакланыр әле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International