Бәйрәм уңаеннан рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды

2014 елның 2 июне, дүшәмбе
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Мемориаль үзәк хезмәткәрләре Чирмешән авылы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында "Хыялыңны рәсемгә төшер" дип исемләнгән рәсемнәр конкурс-күргәзмәсе оештырдылар. Әлеге конкурста барлыгы җитмшкә якын баланың эше катнашты. Аларның күбесе "Ромашка" балалар бакчасыннан иде. Бәйрәм көнне Мемориаль үзәк каршында бу эшләрдән күргәзмә оештырылды, ә рәсем ясарга яратучы балаларга сувенирлар тапшырылды.
Бу көнне Мемориаль үзәктә балалар өчен кызыклы уеннар һәм экскурсияләр дә уздырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International