Социаль хезмәткәрләр көне - пенсия фонды хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме

2014 елның 6 июне, җомга
8 июнь - социаль хезмәткәрләр көне, Пенсия фонды хезмәткәрләренең дә һөнәри бәйрәме. 20  еллык яшәү дәверендә ПФР Россиядә иң эре социаль хезмәтләр күрсәтү федераль системага әверелде. 

Чирмешән районы идарәсендә эшләүче 20 хезмәткәр һәр атнаны районда яшәүче һәр пенсионерга пенсияне формалаштыру, санау һәм түләүне тәэмин итәләр. 

Районда яшәүче 6 мең пенсионерга пенсияләр билгеләү һәм түләү өстенә, хезмәткәрләр социаль пособиеләр һәм ана капиталын түләү белән дә шөгыльләнәләр. УПРФ пенсия иминиятләве белән дә шөгыльләнә, бүген райондагы 20 мең кешенең персональ пенсия счеты бар.

Пенсия фонды идарәләре хезмәткәрләрен фондның башлыгы Антон Дроздов һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте. Сез игелекле хезмәт башкарасыз һәм катлаулы, шул ук вакытта бик кирәкле эшегез өчен зур хөрмәткә лаексыз, диелгән котлау телеграммасында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International