Җәйге сәламәтләндерү сезоны - 2014

2014 елның 10 июне, сишәмбе
7 июньдә гомум белем бирү учреждениеләрендә көндезге мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. Аларда барлыгы 577 укучы ял итә, шул исәптән 65 бала хезмәт һәм ял лагерьларында.
Әлеге лагерьларны әзерләү чорында зур оештыру эшләре башкарылды. Игътибар үзәгендә балаларның иминлеге, программаларның кызыклы, файдалы һәм балаларны савыктыруга юнәлдерелгән булуы. Ятим, авыр хәлдә калган һәм аз тәэмин ителгән балаларның ялын оештыруга аеруча зур игътибар бирелә. Шулай ук караучысыз калган һәм район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар арасында закон бозуларны һәм җинаять кылуларны кисәтү буенча бүлектә исәптә торучы яшүсмерләр ял итү һәм мәшгульлекнең төрле формаларына җәлеп ителәчәкләр. 
Быел тәрбия эшен иң яхшы оештыручы дигән бәйге игълан ителде. 
Балаларны бассейнга, туган як тарихы музеена, үзәк китапханәгә, Чирмешәндәге спорт мәйданчыкларына да алып баралар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International