Концерт эчтәлекле, артистлар күп иде. Дөрес, бу ел да шулай, трибуналар алдында әрле-бирле йөрүчеләр, кирәксә-кирәкмәсә дә мәйданга чыгучылар да башкаларның кәефен кырды.
Яңалыклар тагын булды: мәйдан уртасында бик ерактан килгән акробатлар - дагыстанлы егетләр шаккатырды. Алар чыгышы да, әллә нинди хәрәкәтләр ясап, нәзек арканмы, тимерчыбыкмы буйлап аргы баштан бирге башка үтүләре вакытында йөрәкләр “жу“ итеп куйды. Янәшәдәге олы батутта бала-чага шуа-шуа рәхәтләнде дә соң! Бәйрәмдә иң кызыгы, билгеле, аларга.
Районыбыз делегациясе Саратов өлкә Сабан туена бару сәбәпле, бездә бу бәйрәм – Сабантуй башка күпчелек районнарныкыннан бер атна соң үтте. Шуңа күрә кайбер көрәш мәйданнарында бил алышып өлгергән егетләр Чирмешәнгә иркенләп килде. Кызыктырырлык затлы бүләге дә бар иде шул – баш батырны район Сабан туенда беренче тапкыр җиңел автомобиль – Дэу-Нексия көтеп торды. Күпләр аны Ильяс Галимов алып китәсен фаразлап ялгышмады. Моңа кадәр, быел башта Ригада, аннары Әлмәттә, тагын бер мәйданда инде өч машина алган 140 килолы көрәш остасына авыр үлчәүдәгеләрдән өстен чыгып, финалда 85 килолы, 2010, 2011 еллар, былтыргы батырыбыз Илнар Кәримовны оту кыен булмады. Ильяска симез тәкә дә эләкте.
Бу көндәге көрәштә, гомумән, туймәтлеләр тон бирде. Абсолют батыр өчен алышта да келәмгә тамырлары белән шушы авылныкылар – 75 килолылар арасында җиңгән Рәмил Бәдретдинов, 85леләрдән иң беренче Илнар Кәримов, 95 килолылардан беренче булган Ренат Бәдретдинов чыктылар. Илнар турында әйттек инде, район Сабан туйларында 10 тапкыр җиңгән Рәшит Бәдретдиновның уллары Ренат һәм Рәмил берәр тапкыр шундый ук ярышта төп бүләкләрне алып күрсәттеләр инде (2008, 2012 елларда). Быел да яхшы көрәшеп, затлы бүләкләр алып киттеләр.
Сабантуй көннәрендә районда артык җитди хокук бозулар, көтелмәгән үлем-китем, имгәнүләр булмаган. Монысы да әйбәт. Район җитәкчесе Наил Зарипов бәйрәмне, аеруча район Сабан туен әзерләүдә, аны югары дәрәҗәдә, кызык, истәлекле, колачлы итеп үткәрүдә актив катнашкан һәркемгә рәхмәтен белдерде.