Иминият кертемнәрен җыю буенча айлык нәтиҗәләре

2014 елның 20 июне, җомга
2014 елның 12 маеннан 11 июненә кадәр үткәрелгән иминият кертемнәрен җыю буенча айлыкта РПФ Идарәсе начальнигы Г.Ә.Гйымранова, район суд приставлары хезмәте җитәкчесе А.А.Нуруллова һәм хезмәткәрләрдән торган эш төркеме 100 бурычлы кеше белән эш алып бардылар. Үткәрелгән чаралар нәтиҗәле булды, 600 мең сумнан артыграк бурыч җыеп алынды. 
Төрле чараларга да карамастан, районда яшәүче Ф.Гыйниятуллин, С.Албузов, С.Хөсәенова, Э.Залялетдинова, М.Вилданова, В.Закиров, Л.Салиховалар озак вакытлар җыелган бурычларын түләргә ашыкмыйлар. 
Аларның кайберләре эшкә урнашырга һәм бурычларын түләргә вәгъдә итсәләр дә, сүзләрендә тормыйлар. 
Иминият кертемнәре буенча бурычларны кайтаруның нәтиҗәлелеген исәпкә алып, әлеге эшне, бурычлыларның милкенә арест салу юлы белән дә, дәвам итәргә килешенде.
РПФның ТР Чирмешән районындагы идарәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International