Чыгарылыш - 2014

2014 елның 23 июне, дүшәмбе
Безнең районда белем бирү учреждениеләрен уңышлы тәмамлаучы чыгарылыш класс укучыларын район үзәгенә чакырып тәбрикләү матур традициягә әверелде. 2014 елның 21 июнендә яшьләр мәйданында уздырылган чарага чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучылар һәм ата-аналар чакырылган иде. 
Районда быел 176 укучы мәктәп тәмамлады, шуларның 12се уку отличниклары. Сигез укучы Бердәм дәүләт имтиханнарында 90 һәм күбрәк балл җыеп, югары нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Укучыларны әлеге уңышлары белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Ш.Долгополова тәбрикләде һәм 12 укучыга отличниклар аттестатлары тапшырды.
"Мәгариф бүлеге" МУ җитәкчесе Х.Ш.Хәкимов, "Яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге" МУ җитәкчесе В.И.Бакиров, "Чирмешән кадет мәктәп-интернаты" укытучысы Ю.Г.Миронов, район мәдәният йорты директоры О.В.Маркова тәбрикләделәр һәм олимпиадалар, бәйгеләр, фестивальләр җиңүчеләренә бүләкләр, Мактау грамоталары тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International