Мәктәп яны ял лагерьларының беренче сменасы тәмамланды
2014 елның 30 июне, дүшәмбе
27 июньдә мәктәп яны көндезге ял лагерьларының беренче сменасы тәмамланды. Аларда барлыгы 583 бала ял итте, шул исәптән 65 бала хезмәт һәм ял лагерьларында. Җәен балаларның ялын лаеклы оештыру ул укучыларны социаль яклау да. Мәктәп яны лагерьларында күпбалалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр дә, имин булмаган семья балары да, "риск төркемендә" мәктәптә исәптә торучы балалар да ял итте. Педагоглар укучыларның ялын кызыклы, сәламәтлекне ныгытуга юнәлтеп кенә оештырмадылар, файдалы эшкә дә зур игътибар бирделәр. Ял итүчеләр мәктәп биналарын һәм территорияләрен тәртипкә китерүдә, лагерьны тәртиптә тотуда да катнаштылар. Лагерара ярышлар, уеннар, конкурслар, КВНнар, Россия көненә багышланган чаралар да оештырылды.
22 июнь көнне барлык лагерьларда да Бөек Ватан сугышы башланган көн уңаеннан Хәтер линейкалары оештырдылар. Балалар ФОК бассейнына, туган як тарихы музеена, Чирмешәннең спорт мәйданчыкларына, Елховойга һәм Әлмәткә экскурсияләргә бардылар.