ТР кеше хокуклары буенча уполномоченные Сабурская С.Х. чирмешәнлеләрне кабул итте

2014 елның 4 июле, җомга
2014 елның 3 июлендә ТР кеше хокуклары буенча уполномоченные Сабурская Сәрия Харисовна чирмешәнлеләрне кабул итте. Чирмешән районында яшәүчеләр физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне дарулар белән тәэмин итү, пенсия тәэмин итүе һәм торак мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр. Чирмешәндә яшәүче Гөлнара Плотникова Сәрия Харисовнага рәхмәт белдерергә килгән. Сабурская  С.Х. тырышлыгы белән бу гаиләгә төзелеш өчен процентсыз ссуда бирелгән. Авыл җирлекләре башлыклары белән үткәрелгән киңәшмәдә "Халык контроле" буенча кергән дәгъваларны хәл итү мәсьәләләре каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International