Федераль монополиягә каршы хезмәте Татарстан Идарәсенең җәмәгатьчелек кабул итүе

2014 елның 9 июле, чәршәмбе
2014 елның 16 июлендә Федераль монополиягә каршы хезмәте Татарстан Идарәсенең җәмәгатьчелек кабул итүе эшмәкәрләр, җирле үзидарә органнары вәкилләре, гражданнар белән очрашу оештырылачак. Биредә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының хокукларын яклау буенча консультацияләр алырга, монополиягә каршы көрәш буенча законнар үтәлешендә бәхәсле мәсьәләләрне карау да булачак. 
Очрашу Чирмешән муниципаль район Советы бинасында (Совет урамы, 32, 3 нче кат) үтәчәк, башлана 12 сәгатьтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International