Татарстанда 64 мең гектар файдаланылмаучы авыл хуҗалыгы җирләре булуы ачыкланган.

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе
2 июльдә "Татмедиа" ААҖе бинасында "Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы җирләренең мониторингы нәтиҗәләре" темасына матбугат конференциясе уздырылды. Анда Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе җитәкчесенең урынбасары Артем Костин һәм дәүләт җир күзәтчелеге, җир төзелеше һәм җирләр мониторингы бүлеге җитәкчесе Илнур Галеев та катнаштылар.
Матбугат конференциясе барышында Артем Костин Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы җирләренең мониторингы нәтиҗәләре белән таныштырды.
2014 елда Татарстан Республикасында 64 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләренең файдаланылмавы ачыкланган. Шуларның 28,6 мең гектары юридик затлар һәм крестьян-фермер хуҗалыкларыныкы, 11,6 мең гектары гомум өлеш милекчелегендә, 9,6 мең гектары дәүләт милкендә, 3,1 мең гектары хуҗасыз җир өлешләре. Узган, 2013 елда файдаланылмаган җир участоклары 54,5 мең гектар булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International