Чирмешән районы территориясендә криминаль хәл контрольдә

2014 елның 14 июле, дүшәмбе
2014 елның 10 июлендә Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлегендә Чирмешән районы прокуроры Ф.Р.Хәйруллин катнашында киңәйтелгән оператив киңәшмә уздырылды. Биредә 2014 елның беренче яртысында эш нәтиҗәләренә йомгак ясалды. Шунысы билгеләп үтелде, вакытында күрелгән чаралар аркасында район территориясендә криминаль хәл контрольдә тотыла. Әлеге хисап чорында бүлек җитәкчелеге һәм шәхси состав җинаятьчелек белән көрәшүнең өстенлекле юнәлешләренә, җәмәгатьчелек тәртибен саклауга, җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итүгә, гражданнарның законлы мәнфәгатьләрен яклауга зур игътибар бирелде. Шуңа да позитив нәтиҗәләргә ирешелде.
2014 елның 6 аенда Чирмешән районында җинаятьләр саны 4,2 процентка арткан, барлыгы 75 җинаять теркәлгән. Җинаятьләрне ачу 81 процент тәшкил итә. Ярты елда 26 урлашу очрагы һәм 4 мошенниклык теркәлгән. 
Бу чорда аеруча авыр һәм авыр җинаятьләр саны 53,8 процентка кимегән. 
ЮХИДИ бүлекчәсе юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 2158 очрагы теркәлгән. Аварияләр саны 11дән 6га калган, аларда 2 кеше һәлак булган, 6 кеше тән җәрәхәтләре алган. 
"Чирмешән" муниципальара бүлеге штабы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International