Россиягә Украина территориясеннән килүчеләр өчен белешмәләр

2014 елның 18 июле, җомга
Россия Федерациясе законнары буенча Россия территориясенә Украинадан күчеп кайтучылар өчен пенсия тәэмин итүе әлеге затларның статусына бәйле.

Даими рәвештә Украина территориясендә яшәгән Россия Федерациясе гражданнары Россия законнары буенча тулы күләмдә пенсия белән тәэмин ителәләр.

Украина гражданнары Россия ФМС территориаль органнарыннан Россия Федерациясендә даими яшәүгә рөхсәт алганда пенсия тәэмин итүенә хокуклы. 

Россиядә качаклар статусы алучылар әлеге статусны раслаучы таныклык алган очракта, статусның вакыты чыкканчы пенсия тәэмин итүенә хокуклы.

Вакытлыча гына яшәп тору хокукы бирелүче чит ил гражданнарына пенсия билгеләнми.

Украина территориясеннән килгән гражданнарга Россия пенсиясе билгеләү өчен түбәндәге документлар кирәк:
-шәхесне раслаучы документ;
-чит ил гражданнарына яшәү өчен рөхсәт;
- Россия Федерациясе гражданнарына - Россия Федерациясе гражданины паспорты;
-качакларга - качаклар таныклыгы;
-гаилә әгъзасының хезмәткә яраксыз булуы турында;
-инвалидлык турында;
-гаилә башлыгының вафат булуы һәм аның белән туганлык мөнәсәбәтләрен раслаучы;
-эш стажы турында, 2002 елның 1 январена кадәр өзлексез эшләгән 60 айга уртача хезмәт хакы турында белешмә.

Пенсия билгеләү буенча сораулар белән яшәү урыны буенча Россия Пенсия фондының территориаль органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International