Яңа пенсия формуласы

2014 елның 30 июле, чәршәмбе

Бүген картлык буенча хезмәт пенсиясенең күләме беренче чиратта эш бирүчеләрнең хезмәткәр өчен мәҗбүри пенсия иминиятләвенә күчереп баручы иминият кертемнәренең зурлыгына бәйле. Ә хезмәт стажы пенсия күләменә йогынты ясамый диярлек. Гамәлдәге картлык буенча пенсияне исәпләү тәртибе озак еллар актив хезмәт алып барырга теләүче кешеләр категориясенең мәнфәгатьләрен истә тотмый.

Пенсия хокукларын яңа тәртиптә формалаштыру пенсия хокукларының хезмәт хакларына карата адекватлылыгын тәэмин итә, соңрак пенсиягә чыгуның файдасын арттыра, хезмәт стажының әһәмиятен күтәрә.

Иң мөһим аерма, шулай ук өстенлек тә шунда: гражданнарның пенсия капиталы ел саен балларда – шәхси пенсия коэффициентында исәпләп барылачак. Пенсия санаганда бу баллар акчаларга әверелә.

 Пенсия хокукын хәзергечә тере акчаларда түгел, ә балларда санау гражданнарның пенсия капиталын нәтиҗәлерәк яклауга китерәчәк. Билгеле, 2015 елгы 1 сум 2037 елгы бер сумнан нык аерылып торачак. Ә балларның бәясе дәүләт тарафыннан билгеләнәчәк һәм ел саен артып торачак.  

Яңа кагыйдәләр буенча гомуми билгеләнгән пенсия яшеннән узгач та эшләү файдалы булачак. Бу очракта һәр эшләгән ел өчен премияль коэффициент  саналачак. Ләкин бу чор ун елдан да артык булмаска тиеш. Мисал өчен, пенсия яше тулганнан соң өч ел үткәч пенсия билгеләтергә килгән кешегә фиксированный түләү - 19 %ка, ә иминият пенсиясе 24 %ка артачак. 

 Пенсияне яңача санаганда стаж, армия хезмәте, бала карау, инвалид бала карау, 80 яшьтән узган кешене карау еллары да саналачак. Әгәр гражданин бу чорда эшләмәгән булса, аңа аерым еллык коэффициентлар өстәләчәк.

Гражданинның хезмәт эшчәнлегенең һәр календарь елы 2015 елның 1 гыйнварыннан башлап еллык шәхси пенсия коэффициенты – баллар буенча исәпләнәчәк. Хезмәт хакы зуррак булган саен еллык пенсия коэффициенты да зуррак булачак. Ә хезмәт хакы тигез булган очракта пенсия тупланмасын формалаштырудан баш тарткан гражданинныкы күбрәк була.

       Сүз уңаеннан, иминият пенсиясе исәпләгәндә рәсми хезмәт хакы гына исәпләнә, аның физик затлар кеременә  салым салганчы булган өлеше.

Иминият пенсиясенә хокуклы булып та пенсия билгеләүдән баш тартучылар премия балларына ия булачак.

 Хәрби хезмәтнең һәр елы өчен 1,8 балл исәпләнә. Балага 1,5 яшь тулганчы аны караган чорга – беренче балага – 1,8 балл, икенчесенә – 3,6 балл, өченче һәм дүртенче балаларга 5,4 балл исәпләнәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International