Комиссиянең утырышын Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия рәисе Р.Ш.Долгополова алып барды.
Утырышта 7 административ эш һәм 1 гариза каралды. Административ эшләр буенча 4 кисәтү ясалды һәм барлыгы 1500 сумлык штраф салынды. 1 вәкаләтле затка карата представление әзерләү турында карар чыгарылды.
Балаларның ялын оештыру мәсьәләсе буенча "Мәктәптән тыш эшләр үзәге" МБОУ ДО директоры Ф.Ш.Гилязетдинова чыгыш ясады. Бүгенге көнгә районда 14 мәктәп яны лагерында 583 бала ял иткән, 3 ял һәм хезмәт лагерында 65 бала булган. Мәктәп яны лагерьларында күп балалы, аз тәэмин ителгән һәм авыр сициаль хәлдә калган гаиләләрдә яшәүче балалар ял иткән.
Бакиров В.И.: "Кояшлы сәламәтләндерү лагерында ике сменада 94 бала ял иткән, 26 июль көнне биредә өченче смена башланды, хәзер "Кояшлы"да 50 бала ял итә. Өченче сменада 30 бала булыр дип көтелә. Булгар шәһәрендәге палаталы лагерьда 8 бала ял итеп кайтты".