Иминият пенсияләрен билгеләү шартлары

2014 елның 1 августы, җомга
2015 елның 1 гыйнварыннан Россиядә мәҗбүри пенсия иминиятләве системасында пенсия формалаштыру һәм исәпләүнең яңа тәртибе кертелә. Картлык буенча пенсия, инвалидлык һәм караучысын югалтучы пенсияләре билгеләнә. Картлык буенча пенсия билгеләү шартлары:

Яшь буенча.
Ирләр - 60, хатын-кызлар 55 яшьтән, аерым категория гражданнар алданрак пенсиягә чыга ала. 
Стаж.
Минималь иминият стажы таләп ителә. Ул этаплап арта бара: 2015 елда - 6 ел, 2024 елда - 15 ел. 
Баллар.
Шәхси пенсия коэффициентының минималь суммасы таләп ителә. Ул 2015 елның 1 гыйнварыннан 6,6 күләмендә билгеләнә, ел саен артып 2025 елга 30га җитә. Баллар гражданинның һәм календарь хезмәт елы буенча өстәлә. Хезмәт хакы югарырак булган саен баллар да күбрәк исәпләнелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International