2002 елның 1 гыйнварына кадәр хезмәт стажы булучылар игътибарына

2014 елның 6 августы, чәршәмбе
2015 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк "Иминият пенсияләре турында" Федераль законны (28.12.2013 ел, № 400-ФЗ) тормышка ашыруга әзерлек кысаларында, РФ Пенсия фонды органнары тарафыннан гражданнарның 2002 елның 1 гыйнварына кадәр булган пенсия хокукларын исәпкә алу буенча чаралар үткәрелә.
Гражданнарның шәхси лицевой счетларына 2002 елның 1 гыйнварына кадәр булган хезмәт эшчәнлеген кертү өчен эшләүче гражданнар белән стаж турында документлар буенча (хезмәт кенәгәсе, диплом, хәрби билетлар) киң масштаблы адреслы эш алып барыла.
Шул сәбәпле, Пенсия Идарәсеннән уведомление алучыларның анда күрсәтелгән документларны кичекмичә Идарәгә китерүләрен сорыйбыз. Тел. 074, (84396) 074-11, 2-53-65).
РПФның Чирмешән районындагы идарәсе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International