20 августта Шәһри Болгар җирендә Болгар тарихи-археологик комплексын ЮНЕСКОның бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасы исемлегенә кертү тантанасы булып узды. Әлеге зур чара ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова һәм Татарстан Президентының Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында үтте.
Әлеге истәлекле һәм әһәмиятле чарага Татарстан Республикасыннан гына түгел, чит төбәкләрдән килгән кунаклар да катнаштылар. Чирмешән районы делегациясен район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Әкъдәс Әсхәтович Шакиров җитәкләде. Безнең район делегациясе составында район гомум белем бирү учреждениеләренең музей җитәкчеләре, тарих, татар һәм чуваш теле укытучылары, туган як тарихы музее хезмәткәрләре дз бар иде. Чирмешәнлеләр әлеге зур чарадан матур тәэсирләр белән кайттылар, аларга бигрәк тә Болгар тарихына багышланган театральләштерелгән тамаша ошады.