Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышы

2014 елның 29 августы, җомга
27 август көнне Чирмешән муниципаль районы балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышы булып узды. Аны комиссия рәисе Р.Ш.Долгополова алып барды.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
13 администарив эш, 1 гражданның мөрәҗәгате, 4 ходатайство.
Административ эшләр буенча 7 кисәтү ясалды, тулаем суммасы 2300 сумлык 6 штраф салынды.
Ходатайстволар буенча өч гаилә ведомствоара патронированиедән төшерелде, ә бер гаилә исәпкә куелды.
Гражданин К. мөрәҗәгате буенча бер баланы социаль приютка урнаштыру буенча карар кабул ителде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International