Бәркәтә мәктәбе яңа төс алды

2014 елның 1 сентябре, дүшәмбе
31 августта капиталь ремонттан соң бөтенләй яңартылган Бәркәтә мәктәбе кабат үз ишекләрен ачты. Тантаналы шартларда мәктәп ачуда Чирмешән муниципаль районы башлыгы Наил Зарипов та катнашты. Матур һәм уңайлы класс бүлмәләрен, зур актлар һәм спорт залларын, заманча ашханәне һәм санузелларны карап чыккач район башлыгы зур ремонттан канәгать калуын белдерде, балаларга биредә барлык уңайлыклар да тудырылуын ассызыклады.
Мәктәп администрациясе, педагоглар, хезмәткәрләр, ата-аналар һәм балалар мәктәпне яңартуга өлеш керткән һәркемгә рәхмәтле. Билгеле инде, рәхмәтнең иң зурысы район башлыгы Наил Шамилович Зариповка һәм Түбән Каманың "Римарк" ҖЧҖ тәзүчеләренә яңгырады.
Биредә мебель урнаштыруда, кабинетларны җыештыру, ремонттан соң мәктәпкә тәртип салуда да бик күп кеше катнашты. Мәктәпне "өй туе уздырырлык яңарту, матурлау эшләрендә катнашкан бөтен кеше дә бары мактауга гына лаек.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International