Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган класс сәгатьләре
2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе
2014 елның 3 сентябре - илебез тарихында фаҗигале дата. Бу көнне Беслан трагедиясенә 10 ел тулды. Бу көн Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек һәм террорчылык корбаннарын искә алу көне булып санала. Район балалар сәнгать мәктәбенең һәр сыйныфында бу көнгә багышлап класс сәгатьләре үткәрелде. Укытучылар балаларга Беслан трагедиясе турында сөйләделәр. Төрле хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге хакында искәрттеләр.