"Белем бирү учреждениеләрендә финанс грамоталылыгы көннәре" бөтенроссия акциясе

2014 елның 5 сентябре, җомга
2014 елның 5-6 сентябрь көннәрендә Чирмешән муниципаль районы белем бирү учреждениеләрендә ачык дәресләр, лекцияләр, мастер-класслар формасында Пенсия фонды, салымнар хезмәте, финанс оешмалары хезмәткәрләре катнашында "Белем бирү учреждениеләрендә финанс грамоталылыгы көннәре" бөтенроссия акциясе үткәрелде.
Әлеге акциянең максаты - шәхси финанслар белән эш иткәндә нәтиҗәлелекне арттыру, бу исә яшь татарстанлыларның финанс иминлеген тәэмин итүдә һәм аларның матди хәлен яхшыртуда зур этәргеч булачак. 
Әлеге чаралар - замана таләбе. Россия яшьләре базар экономикасы шартларында планлаштыру, үз керемнәрен саклау һәм арттыру юнәлешендә белемле булырга тиешләр. Чараның девизы: "Уңышлы яшь гражданнар - уңышлы ил!" 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International