Эшмәкәрләр игътибарына!

2014 елның 8 сентябре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр эшмәкәрләр арасында "ЛИЗИНГ-ГРАНТ" конкурсы уздыра. 
ТР Министрлар Кабинетының 07.07.2014 ел, 462 санлы "Субсидияләр формасында дәүләт ярдәме күрсәтү өчен Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын сайлап алу тәртибен раслау турында" карары нигезендә, "Татарстан Республикасында 2014 елда крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә фермаларын үстерү" программасында катнашучыларга лизинг килешүенең 70 проценты (3 миллионнан артык түгел) түләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International