Капиталь ремонттан соң авыл клублары тантаналы төстә үз ишекләрен ачты

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе
10 сентябрьдә капиталь ремонттан соң Күтәмә һәм Утыз Имән авылы клубларын ачу тантанасы булды. яәлеге зур һәм шатлыклы чараларда Чирмешән муниципаль районы башлыгы Наил Зарипов, Чирмешән районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова, авыл клублары мөдирләре, авыл җирлеге башлыклары, китапханәләр мөдирләре һәм авыл халкы катнашты. 
Яңартылган, заманча җиһазландырылган биналарда бу көнне музыка яңгырады, җыр-биюләр башкарылды. Авыл җирендә клублар төп мәдәният учагы, иҗади кешеләр өчен биредә хәзер барлык мөмкинлекләр дә тудырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International