Авыл хуҗалыгы ярминкәсе

2014 елның 22 сентябре, дүшәмбе
Чирмешәндә узган атнада үткән ярминкәдә сатуда яшелчәләр, балык һәм башка төр азык-төлек кенә түгел, тере маллар да күп иде. Балның да нинди генә төрен тәкъдим итмәделәр чирмешәнлеләргә. Өч литрлы банкадагы балны 500 сумнан 1000 сумга хәтле бәядән алып була иде. Яңа уңыш кәбестәгә дә хуҗалар табылды, капчыгы 350 сум торучы катнашазыкны да алды халык.
Җиләк-җимеш агачлары үсентеләре, карбыз, кавын, кондитер эшләнмәләре сатучылар яныннан да халык өзелмәде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International