2014 елның 8 ае нәтиҗәләре

2014 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе
2014 елның 24 сентябрендә район Советы бинасының утырышлар залында "Чирмешән районында 2014 елның 8 аенда алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр продукциясенең әйләнеше өлкәсендәге хәлне контрольдә тоту" дип исемләнгән киңәшмә узды. 
Әлеге киңәшмәдә район башлыгы Н.Ш.Зарипов, ТР Госалкогольинспекциясе Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Ф.Н.Зарипов та катнаштылар. 
Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлеге начальнигы Ф.Ф.Минһаҗев һәм район больницасы врачы - психиатр-нарколог Л.Ш.Фәсхетдинова 2014 елның 8 аенда башкарылган эшләргә хисап тоттылар.
Район җитәкчелеге алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы көрәшне көчәйтергә, бу юнәлештәге чараларга җәмәгатьчелекне дә җәлеп итәргә өндәде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International