Өлкәннәр көненә концерт

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе
2014 елның 1 октябрендә Чирмешән лицее укучылары Чирмешән картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләргә Өлкәннәр көненә багышлап "Чын йөрәктән - гади сүзләр белән" дип исемләнгән концерт бүләк иттеләр. Әлеге чараны директор урынбасары Лилия Шәйхетдинова һәм педагог-оештыручы Татьяна Кудряшова оештырдылар. 
Концертны Айсылу Гафурова алып барды, интернатта яшәүчеләргә балалар башкаруындагы җырлар, биюләр һәм шигырьләр бик ошады. Өлкәннәр һәр номерны алкышларга күмделәр һәм күз яшьләре аша рәхмәт әйтеп калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International