Белем бирү учреждениеләрендә акча җыю булмаска тиеш

2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе
Прокуратура органнарына кабул ителүче мөрәҗәгатьләрне анализлаганнан соң, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә законсыз акча җыю очраклары булуы ачыклана. Белем бирү учреждениеләре хәйрия максатларында яки ирекле рәвештә ярдәм кабул итә ала, ләкин еш кына ата-аналардан ирекле рәвештә акча җыю дип мәҗбүри төстә акча җыела. 
Шулай итеп, белем бирү учреждениеләре ата-аналардан акча җыеп үзфинанслау белән шөгыльләнә, бу акчаларга ремонт ясыйлар, каравылчы яллыйлар, хуҗалык мәсьәләләрен хәл итәләр, китаплар алалар. 
"Россия Федерациясендә белем бирү турында" Федераль законның 5 маддәсе 2 өлеше нигезендә Россия Федерациясендә федераль дәүләт стандартларына туры китереп бушлай белем бирү гарантияләнә. 
Районда законсыз рәвештә акча җыю очраклары билгеле булса, бу турыда кичекмәстән район прокуратурасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук  cmn.prok@tatar.ru электрон адресына язып җибәрергә яки шалтыратырга да мөмкин: (84396) 2-23-66.
М.В.Пронин,
район прокуроры ярдәмчесе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International