Ана капиталына тантаналы шартларда сертификатлар тапшырылды

2014 елның 3 октябре, җомга
Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегенең никах теркәү залында яшь әниләргә ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Тагын 16 райондашыбыз капитал сертификатына ия булды. 
Сертификатларны РФ Пенсия фондының Чирмешән районы идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранова тапшырды һәм яшь ата-аналарга әлеге капиталны ничек кулланып булуы турында сөйләде. ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлназ Закирова да бәхетле гаиләләрне тәбрикләде һәм аларга "Гаилә битләре" дип исемләнгән пособиеләр бүләк итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International