Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча тренинг занятиеләре

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе
Социаль эшләр буенча белгеч Г.И.Микушева һәм "Мәрхәмәтле йөрәк" ДБУнең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе педагогы Л.Р.Сафина яшүсмерләр белән тренинглар үткәрәләр. Әлеге курс кешеләр белән аралашу проблемасына, куркыныч хәлләрдә үз-үзеңне тоту, шәхеснең үзенчәлекләре мәсьәләләрен хәл итүгә, ничек бәхетле булу һәм сәламәт тормыш рәвеше алып баруга багышланган. 
Кадет интернат-мәктәбенең 6 сыйныф укучыларына әлеге тренинглар бигрәк тә ошый. Алар дусларча әңгәмәләрдә, кызыклы уеннарда, күнегүләрдә бик теләп катнашалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International