Район җитәкчесе ветераннарга медальләр тапшырды

2015 елның 23 феврале, дүшәмбе
Районда яшәүче сигез ветеранга - Павел Николаевич Борисов, Хәниф Шәйхетдинович Сөләйманов, Габделхак Җиһаншинович Җиһаншин, Габдрахман Назимович Сөләйманов, Александр Васильевич Белоногов, Александр Васильевич Чупахин, Александр Григорьевич Мордвинов, Захар Петрович Прокофьевка район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшырды.
Ветераннарны бәйрәм белән Чирмешән районы башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Дмитрий Палаткин, "Чирмешән" муниципальара бүлеге начальнигы Фаяс Минһаҗев, район үзәк больницасы баш врачы Рафаил Габдрахманов, авыл җирлекләре башлыклары Самат Шәмсетдинов. Юрий Стукалин, Марат Миншин да тәбрикләделәр. 
Лашман авылында яшәүче сугыш ветераны Габдулла Мөхәммәтшинга юбилей медален Казан Кремлендә узган тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International