Бәркәтәдә ветераннарга юбилей медальләре тапшырдылар

2015 елның 2 марты, дүшәмбе
Бәркәтә авыл җирлегендә яшәүче тыл хезмәтчәннәренә, сугыш ветераннарының тол хатыннарына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" медальләрен тапшыру тантанасы мәктәптә үтте.  Ветераннарны бөек Җиңү белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова, хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Дмитрий Палаткин, Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова тәбрикләделәр. Гөлфәния Гайнанова тантанага килә алмаучыларның өйләренә барып котлады.
Әлеге чарада катнашучы ветераннар өчен мәктәп укучылары иҗади бүләк әзерләгән иде, кичә чәй өстәлләре артында тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International