Клуб, ФАП, күчмә китапханә дә сыешкан җыйнак яңа бина бу поселокта иң матуры. Биредә Яңа Чишмә районы төзүчеләре нык тырышкан.
-Газ, су, электр, канализация челтәрләрен дә ясадык, су өчен линияне аерым скважинадан ук суздык, - ди подрядчы оешма җитәкчесе Хәлим Билданов. - Төзелешкә республика бюджетыннан 9,5 миллион сум акча бирелде, моңа районнан да байтак сумма өстәделәр.
100 урынлы тамаша залы, аерым кабинетлар, эш урыннары, бина тирәсе Рөстәм Миңнехановка да бик ошады.
-Без һәр елны һәр районда бер мәдәният йорты төзибез, авыл өчен алар бик кирәк, - диде ул. - Без шуның белән дә көчле, төрле милләт, төрле дин вәкилләре дус һәм тату яши.
Район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин да үз чыгышында районда республика программаларының уңышлы эшләвен әйтте. Быел гына да әлеге программалар буенча, төрле объектлар төзүгә һәм капиталь ремонтлауга 700 миллион сум чамасы бюджет акчасы җәлеп ителгән.
Сосновкада яшәүче Ирина Владимирова да бүгенге бәйрәмнән канәгать.
-Элеккеге клубыбыз нык искергән иде, яңасына сөенми мөмкин түгел, - ди ул.
Бүген биредә яңа, затлы клубта беренче концерт та булды. Киләчәктә артистлар да ешрак килер, Сосновканың үз артистлары да сәхнәдә югалып кала торганнардан түгел.
Ульяновкада һәм Сосновкада ачылган биналарга кирәк-ярак алуга 100әр мең сумга сертификат та бирделәр, анысы да зур бүләк.
Районга килгәч, Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән әңгәмә дә корды. Кыска гына сөйләшүдән аңлашылганча, Миңнеханов безнең районда авыл хуҗалыгы тармагының тизрәк аякка басуын, маллар санын арттыруыбызны тели, аны көзге кыр эшләренең барышы да кызыксындыра. Аларын да булдырсак, дәрәҗәбез артачак, билгеле.