Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чирмешән муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Муниципаль район башлыгы
Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе
Район турында
Авыл җирлекләре башлыклары
Идарә органнары
Райондагы муниципаль берәмлекләр
Чирмешән муниципаль районы картасы
Символлар
Чирмешән - ныгытма һәм авыл
Чирмешән районына - 90 ел
Район тарихы
Район тормышы
Кече һәм уртача бизнес субъектлары өчен мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Норматив документлар
Чирмешән муниципаль район Советы карарлары
Чирмешән муниципаль район башлыгы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Чирмешән муниципаль районының оештыру чаралары планы
Кризиска каршы чаралар планы
Чирмешән муниципаль район Советы бинасына үтү тәртибенең торышы.
Дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссия составы
Коррупция һәм башка закон бозуларны кисәтү эшен үткәрү буенча җаваплы
Норматив-хокукый актларның ришвәтчелеккә каршы көрәш экспертизасы
Район комиссияләре
Чирмешән муниципаль районының административ комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының наркотикларга каршы көрәш комиссиясе
ТР Чирмешән муниципаль районының аттестация комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының даими комиссиясе
ТР Чирмешән муниципаль районының гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының юл харәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе
Табигатьтән файдалану, санитар-эпидемиологик һәм экологик иминлек комиссиясе
Чирмешән муниципаль район башлыгы каршындагы ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе
ТР Чирмешән муниципаль районының балик булмаганнар белән эш һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының иҗтимагый торак комиссиясе
Муниципаль районнар
Чирмешән муниципаль районы
Чирмешәндә Парклар һәм скверлар көнендә ветераннар да, яшьләр дә бәйрәм итте
2015 елның 6 сентябре, якшәмбе
-Мондый тантана – яңа йортлар өлгерү – зур бәйрәм. Без сезгә бик рәхмәтле. Өй туегыз белән! - диде район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин ветераннарга тәбрикләү сүзләре ирештереп.
Казаннан килгән кунак – республика Министрлар Кабинетының дәүләт ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов әбиләргә һәм бабайларга өй туе уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты һәм хөкүмәт башлыгы исеменнән котлаулар әйтте.
Районның төрле авылларында яшәүче Рәүф Билалов, Александр Белоногов, Разия Ларионова, Зәйтүнә Вильданова, Федосья Евдокимова, Мәхтүмә Шәймарданова, Габделхак Җиһаншин, Прокопий Ашаткин, Зәйтүнә Кәримоваларның күбесе район җитәкчесе кулыннан яңа өйләргә ачкыч, әле бүләк тә алырга үзе килгән. Тугыз йортның җидесен Амур ягында – көньяк микрорайондагы Җиңүнең 70 еллыгы исемендәге урамда салганнар. Әлегә кадәр Керкәледә гомер итүче Рәүф Билалов алар арасыннан беренче булып “өй туе“ үткәрде дисәң дә ярый. Ике бүлмәле, сулы, электрлы, канализацияле (газ якын көннәрдә тоташтырылачак), бөтен уңайлыклары тудырылган аерым, ике бүлмәле йортын район җитәкчеләре, күпсанлы кунаклар да кереп карады.
-Җитәкчеләребезгә рәхмәт, - ди Бөек Ватан сугышына 1944тә алынып, туган авылына 6 елдан соң гына кайткан артиллерист якташыбыз.
Рәүф ага берничә көннән 88 яшен билгеләп үтәчәк. Исән булсын. Кызганыч, аның карчыгы вафат, бүген оныгы белән генә торалар.
2008 елдан бирле, Россия Президентының Бөек Ватан сугышы ветераннарының, аларның тол хатыннарының торак шартларын яхшырту турында 714нче санлы Указы кабул ителгәннән соң, безнең районда 241 кеше торак шартларын яхшырткан. Күбесе икенчел торак сатып алса, районда яңа квартираларга, аерым, җыйнак, яңа төзелгән йортларга күченүчеләр дә байтак.
Алда телгә алынган, бүген ачкычлары ияләренә тапшырылган йортлар янында юл да ясалган, алгы якка койма да бастырылган. Биредә әле тагын йортлар салыначак.
Парклар һәм скверлар көнендә район үзәгендәге һәйкәлләр түренә веноклар һәм чәчәкләр дә куйдылар.
Бәйрәм барышында искә алынганча, быелгы, Парклар һәм скверлар елында байтак агач үсентеләре утыртылган, район үзәгендә һәм авылларда һәйкәлләр төзекләндерелгән.Үткәрелгән тематик чаралар дистәләп.
Инвалидлар йорт-интернаты каршында яңа парк-сквер ясыйлар. Ул райондашлар, чирмешәнлеләр өчен бик матур урын булачак. Моңа 1нче һәм 2нче Чирмешән мәктәпләре, лицей укучылары да үз өлешен кертте, нәкъ бүген биредә дистәләп миләш агачы утырттылар. Бу изге эштә өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләр дә катнашты.
Кадыйр Гомәров.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2026 ел
Әккәрәй авылында «Экологик илһам калейдоскобы»
Әккәрәй авылында «Экологик илһам калейдоскобы».
23 апрельгә һава торышы
23 апрельгә һава торышы.
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге төбәк халкына федераль социаль өстәмә түләүне дәвам итә
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге төбәк халкына федераль социаль өстәмә түләүне дәвам итә
Авыл хуҗалыгында эшләүнең озак стажы өчен 40 меңнән артык татарстанлы өстәмә акча ала
Авыл хуҗалыгында эшләүнең озак стажы өчен 40 меңнән артык татарстанлы өстәмә акча ала
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз