Студентлар форумы узды

2015 елның 8 сентябре, сишәмбе
Югары Ослан муниципаль районы территориясендә узган студентлар форумында иң зур кунаклар - Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары, Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнаштылар. Форумда катнашучылар республиканың премьер-министрына яшьләрне һәм студентларны борчыган сорауларны бирә алдылар. Биредә Чирмешән районыннан "Созвездие" балалар иҗтимагый оешмасы активистлары һәм аларның кураторы Алия Миронова катнаштылар. Алар "Безнең төбәк чишмәләре" дигән проект әзерләгәннәр иде. Форум кысаларында түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар, дискуссия мәйданчыклары оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International