Аллаһы Тәгалә безне бу тормышка ял итәргә яки аны уенда гына уздырырга җибәрмәгән. Безнең гомеребезнең һәр мизгеле дөнья белән көрәштә үтә. Табигать тә, кешеләр дә, хайваннар да адәм баласына уңай карашта түгел. Кагыйдә буларак, һәр җан үзен саклар өчен көрәшү сынавы аша уза. Кайда һәм нинди вакытта тормыйк, Аллаһы тарафыннан язылган гомеребез буена без имтихан тотабыз.
Ибраһимны да Аллаһ бик зур авырлык белән сыный. Ул аңа үзенең улы Исмәгыйльне чалырга әмер бирә. Ибраһим бу хакта күп уйлана, бераз шикләнеп тә куя. Ләкин Раббысы аны кабат шушы корбанны чалуга этәрә. Ибраһим улын корбан чалырга җыенган мизгелдә аның кулын фәрештә тота һәм Ибраһимга Аллаһның сүзләрен җиткерә: “Ибраһим! Хаклыкта син үзеңә төшеңдә кушылган әмерне үтәдең. Шул рәвештә без изгелек кылучыларны бүләклибез. Бу Аллаһының ачыктан-ачык сынавы инде.” (Саффәт сүрәсе, 104-106 битләр).
Аллаһы явыз зат түгел, аның хөрмәтенә кешене чалуда да ихтыяҗ юк. Әмма Аллаһының максаты – кешегә авыр эш боерып, шуның үтәлү рәвешен карау. Аллаһы Тәгалә болай да бар нәрсәне күрә һәм белә. Гомер үзе бер имтихан, без аны ничек бирәбез - үзебезгә шундый ахирәт алабыз.