Иң күп китап укучы

2015 елның 8 сентябре, сишәмбе
“Иң күп китап укучы мәктәп укучысы“ конкурсының Бөтенроссия этабы тәмамланды, шунысы сөенечле, җиңүчеләре арасында Чирмешән районы вәкилләре дә бар.
Лашман урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Эвелина Мөхәммәтҗанова шундый мәртәбәле бәйгедә III урынны яулап, Лауреат дипломы һәм истәлек бүләгенә лаек булды. Лашман авыл китапханәсе хезмәткәре Мәдинә Талиповага исә Рәхмәт хаты тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International