Чирмешәндә "Частник" профилактик операциясе бара

2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе
7 сентябрьдән 25 сентябрьгә чаклы республикада игълан ителгән “Частник” операциясе кысаларында тракторларны, башка үзйөрешле машиналарны һәм аларның арбаларының техник торышын, документларын тикшерүгә игътибарны көчәйтә төштеләр.
Безнең районда мондый  830 берәмлек техника теркәлгән.
-Алар теркәлгәнме, техник карау узганмы, иминиятләү полисы бармы, дәүләт теркәлү билгесе, ягъни номеры урнаштырылганмы? ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә оештырылучы рейдларда без, нигездә, шуларны тикшерәбез, - ди Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район инспекторы Рифат Гатин.
Марат ГОМӘРОВ.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International