Чирмешән район больницасы хезмәткәрләре "Сәламәтлек форпосты" акциясе үткәрделәр

2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе
Парклар һәм скверлар көнендә район хастаханәсе хезмәткәрләре яшьләр мәйданчыгында "Сәламәтлек форпосты" акциясе үткәрделәр. Биредә теләүчеләрнең кан басымын үлчәделәр, шулай ук "Үзеңне контрольдә тоту көндәлеге"н алып бару буенча киңәшләр бирделәр. Кан басымын барлыгы 48 кеше үлчәтте, аларның алтысының кан басымы нормадан югары иде. Райондашларыбызга киңәшләр бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International