Иске Кадида Илсур Җаббаров истәлегенә мемориаль такта куйдылар

2015 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе
Әлеге истәлек тактасына яшьли  һәлак булган авылдашларының рәсеме ясалган, аның турында мәгълүмат һәм аңа багышланган шигырь юллары язылган.
Исән булса, Илсурга быел 32 яшь тулыр иде. Ә ул арабыздан киткәндә аңа әле 20дә тулмаган була. 2003 елның  чәчәкле май аенда Иске Кади авылына кайгылы хәбәр килә:  ел ярым элек үз теләге белән армия хезмәтенә киткән Илсур Төньяк Кавказда һәлак булган.
16 май көнне, Ингушетиядә Илсур  дүрт иптәше белән БТРда засадага очрый. Әлеге техникадан сикереп чыккан солдатларны боевиклар урында ук атып үтерәләр.
25 май көнне бөтен авыл халкы Җаббаровлар йортыннан Илсурны соңгы юлга озата. Бүген инде аның әтисе дә, әнисе дә арабызда юк. Авыл халкы Илсур Җаббаров онытмый.  Һәр елны 25 май көнне мәктәпнең чыгарылыш класс укучылары аның каберенә тере чәчәкләр салалар.
Галия Камалова.

 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International