Чирмешән галиме Америкада яши

2015 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе
Хәзер җирле тарихчыбыз хатыны белән Америка Кушма Штатларында, кызы  янында гомер итә. Гәрчә тумышы белән безнең яклардан булмаса да, Николай Сергеевич - районыбыз тарихына кагылышлы, китап булып басылып чыккан дистәгә якын хезмәт авторы.
Кызыклы әңгәмәдәш, киң белемле, һәрнәhсәгә үз фикере булган һәм төбәгебезнең үткәнен өйрәнүгә күп хезмәт куйган галимебез Николай Сергеевич күргәзмәсен “Мәңгелек кыйммәтләр тудыручы ... ” дип атаганнар. Аның эшен дәвам итүче коллегалары - мемориаль үзәк хезмәткәрләре остазларының фотографияләрен, мемуарларын, тарихи эшләренең кулъязмаларын, матбугатта дөнья күргән мәкаләләрен туплап күргәзмәгә урнаштырганнар.
Биредә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Николай Фроловның “Мы из Черемшана”, ”Село Черемшанская крепость” ише фәнни, еллар үткәч әле тагын да бәһасез булачак тарихи китаплары урын алган.
 
Марат Гомәров.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International