Иске Элмәледә балалар мәйданчыгы ачылды

2015 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе
Иске Элмәледә тагын бер балалар уен мәйданчыгы ясап куйдылар. Гагарин урамындагы бу объектны авыл эшкуары Анатолий Макаров үз хисабына төзеткән.
Анатолий Николаевичка Яңа Элмәле авыл җирлеге башкарма комитеты Рәхмәт хаты да тапшырды. 
Анатолий Николаевич әлеге эшләрдә үзе дә катнашкан, аңа улы, авыл җирлеге депутаты Павел, эретеп ябыштыручы Иван Яковлев та нык булышканнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International