РФ Пенсия фондының район идарәсе коллективының җыелышы

2016 елның 1 феврале, дүшәмбе

29 январьда РФ Пенсия фондының район идарәсе коллективы  ел йомгагына багышланган киңәшмәгә җыелды.

Бу чарада Татарстан Республикасы буенча РФ Пенсия фондының социаль түләүләр бүлеге начальнигы Гөлсинә Сабирова, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова, район пенсия фонды идарәсе белән эшләүче  бүлек начальниклары, оешма җитәкчеләре катнашты.

Чара Чирмешәннән Ландыш Мортазина, Татьяна  Анисимова, Марина Ивановаларга ана капиталына дәүләт сертификаты тапшыру белән башланып китте.

РФ Пенсия фондының район идарәсе  җитәкчесе Гөлфия Гыймранова үзенең отчет чыгышында, райондагы 6 меңгә якын пенсионерга, пенсия бирүдә өзеклекләр булмавын җиткерде. 

РФ Пенсия фондына район идарәсе барлыгы 9 миллион сумнан артык кертемнәр бурычы җыелган. Ничарадан-бичара, “тискәре” эш бирүчеләрдән, эшмәкәрләрдән әҗәтләрне түләтү өчен ярдәм сорап хәтта суд приставларына да мөрәҗәгать итәргә туры килә.
 
“Үтәмеш” җәмгыятенең генә дә фондка 3 миллионга якын бурычы бар. 

Гомумән, узган елда 6 меңләп чирмешәнлегә 770 миллион сум күләмендә пенсияләр һәм башка төрле социаль түләүләр бирелгән. Аннан алдагы ел белән чагыштырганда, бу 40 миллион сумга күбрәк. 2015 елда районда, планлаган кадәр, 145 миллион сум иминиятләү кертемнәре җыелган. Күрәсез, саннар бик саллы. Тамчыдан күл җыела, диләр, шуңа бурычлар хакында җыенда борчылып сөйләүләре дә юкка түгел. Пенсия акчаларын түләү өчен аны әүвәл кертемнәр рәвешендә җыярга кирәк әле. 

Идарә начальнигы Гөлфия Гыймранова үз чыгышында әйткәнчә, районда картлык буенча пенсия күләме уртача 11 мең сум тирәсе тәшкил итә. Пенсияләрне билгеләү өчен документларны, пенсиягә чыгучының язу-кәгазьләрен белгечләргә хәзер электрон формада тапшыру мөмкинлеге бар. Бу эшне шактый ансатлаштыра. Җыенда бу яктан район мәгариф бүлеген, район үзәк больницасын, райпоны, район сәнгать мәктәбен, коммуналчыларны, урман хуҗалыгын, ашлык кабул итү предприятиесен, “Татнефть-УРС”ны, “Татавтодор” җәмгыяте участогын үрнәк итеп атадылар.

 2018 елга кадәр башка эш бирүчеләрне дә пенсияләр билгеләү заявкаларын электрон ысул белән тапшыруга күчерү бурычы куелган. Гомумән, чиратларны булдырмау,  аларны киметү максатында халыкка электрон юл белән хезмәт күрсәтүне киңрәк  җәелдерү зарур, диләр. Шуңа да, күрәмсең, 2007 елдан башлап, районда 412 пенсионерны компьютерда эшләргә өйрәткәннәр. Әлеге эшне хезмәт һәм мәшгулълек үзәге, социаль яклау бүлеге белән берлектә быел да дәвам итәчәкләр.

Соңгы тапкыр пенсияләр узган елның февралендә күтәрелде, 11, 4 процентка. Ә инде быелның февралендә тагын индексация ясалып, пенсияләр 4 процентка арттырыла. Дөрес, бу арту эшләмәүче пенсионерларга гына кагыла.
Райондашларыбызның Пенсия фондына булган гозер-сорауларына “кайнар линия” телефоннары аша да җавап бирәләр. Шалтырату өчен телефон 074, кесә телефоныннан исә әүвәл район кодын 8 (84396), аннан 074-11 номерын җыясы.

Пенсия фондының район идарәсе җыелышында республика Пенсия фонды бүлекчәсеннән бүлек мөдире Гөлсинә Сабирова катнашып, безнең идарә хезмәткәрләре эшенә яхшы бәя бирде. Казаннан килгән кунак район идарәсе җитәкчесе Гөлфия Гыймрановага һәм бүлек белгече Асия Идрисовага Пенсия фонды оешуның 25 еллыгы уңаеннан эшләнгән медаль дә тапшырды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International