Бүген, 2016 елның 20 февралендә Чирмешәндә 2015 ел йомгаклары буенча сөт җыючылар һәм сөт тапшыручылар слеты үтте. Әлеге чарада сөт җыючылар, сөт тапшыручылар, авыл җирлекләре башлыклары, район активы катнашты.
Быел районда сөт җыю белән 5 сөт җыючы (Могыйзов Тәлгать Фатыйх улы, Белорусова Маргарита Николаевна, Әхмәтҗанов Флер Сабит улы, Шәрифуллин Мидхәт Вәли улы һәм "Йолдыз" кооперативы) шөгыльләнә.
Чирмешәндә сөтне "Чирмешән май-сыр заводы" (җитәкчесе - Марс Шәйхетдинов) җыя.
Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин бу эш белән шөгыльләнүче барлык предприятиеләргә һәм эшмәкәрләргә рәхмәт белдерде.
2015 елның январь-декабрь айларында 3170 тонна сөт җыелган, 2014нең шул чорында - 2436 тонна, ягъни 2015 елда сөт 30%ка күбрәк җыелган.
Үткән ел иң күп сөт Түбән Кәминкә авыл җирлегендә (460 тонна) җыелган, алар беренче.
Икенче урында Туймәт авыл җирлеге - 388 тонна.
Чирмешән авыл җирлеге - өченче, 334 тонна сөт җыелган.
2014 елда беренчелек туймәтлеләрдә булган (395 тонна), Кармышлар - икенче (264 тонна), Ивашкино - өченче (258 тонна).
Кызганычка каршы, Ульяновка, Шешеминка, Күтәмә авыл җирлекләрендә киресендә сөт тапшыру кимегән.
2016 елның 1 январе мәгълүматларыннан күренгәнчә районда 1810 савым сыеры бар, 2015 елның 1 январендә 1904 булган, ягъни 94 башка кимегән.
Ә Түбән Кәминкәдә -24, Кармышта - 20, Туймәттә сыерлар саны 8 башка арткан.
Шул ук вакытта сыерлар саны Югары Кәминкә авыл җирлегендә - 28, Түбән Кармалка, Иске Үтәмеш авыл җирлекләрендә - 25, Ивашкинода 21 башка кимегән.
2015 елда районда бер сыерга уртача 1781 килограмм сөт савылган, бер сыер көнгә 7,6 килограмм сөт бирә дигән сүз.
Бу күрсәткеч буенча Бәркәтә авыл җирлеге беренче урында - бер сыерга 3333 килограмм, бу көнгә - 9,1 килограмм.
Туймәт икенче урында. Бу авылда 140 сыер, 2770 килограмм сөт сатканнар, көнгә бер сыерга 7,6 килограмм туры килә.
Өченче урында - Мордва Афонькәсе авыл җирлеге. Биредә бер сыердан 2482 килограмм сөт сатканнар, көнгә бер сыерга - 6,8.
Шулай ук Чирмешән, Түбән Кәминкә, Күтәмә авыл җирлекләрендә, 2014 ел белән чагыштырганда сөт сату сизелерлек арткан.