2016 елның 22 июлендә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгында 2016 елгы бердәм дәүләт имтиханнары йомгакларына багышланган коллегия утырышы узды. Коллегиядә ТР Премьер-министр урынбасары - Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, районнарның мәгариф бүлеге җитәкчеләре, аларның укыту эшләре буенча урынбасарлары, ТДИ һәм БДИ кураторлары катнашты.
Коллегиядә 2007 елдан 2016 елның 30 июненә кадәр район мәгариф бүлеген җитәкләгән Хаммәткамил Шамил улы Хәкимовка чираттагы бүләген тапшырдылар. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләген Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тапшырда.