Бөтендөнья татар конгрессының әлеге өлкәдәге төбәк оешмасына Татарстан Президенты исеменнән өр-яңа микроавтобус бүләк иттеләр. Шумихада узган Сабан туена җыелган халык бу хәбәргә гөрләтеп кул чапты.
Монда Татарстан турында яхшы беләләр, бөтен эшләрендә безнең республикага тиңләшергә тырышалар. Хәзер инде курганлылар Чирмешән районы белән дә күптәнге дуслар кебек. Делегациябез кабат Курган өлкә Сабан туенда катнашып кайтты.
5 меңләп татар халкы яшәүче Шумиха районында (барлык халык 19 мең чамасы) милли бәйрәмебезне стадион мәйданында уздырдылар).
Мәйдан буйлап узган делегацияләрдән Чирмешән районына аерым караш булды. Татарстан исеменнән бардык бит. Рөстәм Миңнехановның Сабантуй уңаеннан котлавын Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров җиткерде. Районыбыз җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин курганлыларга, шумихалыларга сәламе белән бергә, шундый ямьле, колачлы бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт әйтте, өлкәдән, башка кайбер районнардан килгән җитәкчеләргә, татар милли хәрәкәтендә башлап йөрүчеләргә бүләкләр тапшырды. Үзешчән артистларыбыз кунакларны җыр белән сыйладылар. Шумихадан район кулланучылар җәмгыяте дә зур бәя алып кайтты, анда шатер көйләп, үзәк ашханәбез кунакларга һәм делегациябезгә нигъмәт тулы өстәлләр көйләде.
Чирмешән көрәшчеләре дә маркабызны төшермәделәр. Рәзиф Гыйрфанов абсолют батыр калды, тәкә, көнкүреш техникасы белән бүләкләнде. 80 килолылар арасында җиңгән Фәнил Шәрифуллин да хөрмәт яулады. Наил Зыятдинов исә яшьләр арасында беренче булды, аңа Сабан туенда бүләк ителгән велосипед та Чирмешәнгә исән-имин “кайтты“.
... Ә безгә мондагы Сабантуй, мәйдандагы халык ошады. Курганлылар, шумихалылар туган җирләрен яратып, киләчәккә матур өметләр белән яшиләр. Кунакларга да гел шат алар. Биредәге татар милли оешмасы җитәкчесе Марат Юнысов кебек актив, булдыклы егетләре барында Сабантуйларны да оештырырлар. Безгә дә килсеннәр, күрсеннәр, кунак ашы – кара-каршы.